erid:2VtzquqpS7d
Җитәкче фермага кермәсә...
Арча яңалыклары

Җитәкче фермага кермәсә...

21 гыйнварда терлекчелектә 2019 ел йомгакларына багышланган киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Белгечләр терлекчелектәге эшләргә анализ ясады, бурычларны ачыклады.

– Бераз алга китеш булса да, күршеләрдән күпкә калышабыз, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Җитәкчеләр фермаларда булып, эш барышы белән көндәлек кызыксынып тормаганда башкаларның да карашы шулай булачак. Моңа чик куярга, таләпне көчәйтергә. 2020 елда терлекчелек тармагында кимендә 5 процент үсешкә ирешергә!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев