ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре иминлекне ныгыту максатыннан рейд үткәргән
2 апрельдә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре шәһәрнең Вокзал урамында мопед белән идарә итүче баланы туктата. Яше җитмәгән, таныклыгы юк. Беркетмә төзелә, әтисенә 30 мең сум штраф салына, бала турындагы мәгълүматлар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелә.
- Мондый рейдларны дәвам итәбез, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. – Ата-аналар балаларына контрольне көчәйтсеннәр иде. Андый транспорт чаралары белән гомумән автомобиль юлларына балаларыгызны чыгармагыз. Ахыры бик аяныч бетәргә мөкин булуын истә тотыгыз!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев