Чарада җиденче мәктәп укучылары, осталар һәм милли кул эшләре белән кызыксынучы балалар катнашты.
Арчаның икенче урта мәктәптә ел дәвамында алып барылган “ТатАрча чигү” түгәрәгенең йомгаклау чарасы булып казан җөе белән күн мозаикасын чигүгә багышланган осталык классы үткәрелде. Чарада җиденче мәктәп укучылары, осталар һәм милли кул эшләре белән кызыксынучы балалар катнашты.
Остаханә милли гамәли сәнгатьне яшь буынга җиткерү, традицион күн эшкәртү һәм чигү алымнарын саклау максатыннан оештырылды. Чара кунаклары – республикабыздан читтә дә билгеле булган һөнәр дәвамчылары Айрат һәм Марина Солтановлар булды. Алар укучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, милли сәнгатькә карата кызыксынуның әһәмияте турында сөйләде.
Очрашуның аерылгысыз өлеше булып Нәимә Гайнуллинаның чыгышы торды. Тәҗрибәле остабикә балаларга күн мозаикасы чигүенең үзенчәлекләре, казан җөенең нечкәлекләре һәм кул хезмәтенең серләре турында сөйләде. Практик эш вакытында укучылар милли орнаментлар белән эшләү алымнарын кулланып карады.
Чара милли мәдәни мирасны саклау һәм үстерү юнәлешендәге проект кысаларында уздырылды.
Нет комментариев