erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда мошенник 76 яшьлек хатын-кызның 260 мең сум акча урлаган

Җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре Казанда 76 яшьлек хатын-кыздан 260 мең сум акча урлаган мошенникларның курьерын тоткарлаган, дип яза «Татар-информ». 

Телефон мошенниклары пенсионерга шалтыраткан һәм акча алырга килгән курьер кызга 260 мең сум бирергә күндергән.

Оператив-эзләү чаралары барышында мошенниклар курьерының 22 яшьлек кыз булуы ачыкланган.

Ул үз гаебен тулысынча таныган. Ажа карата «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев