erid:2VtzquqpS7d
Кекс рецепты белән бүлешәбез
Арча яңалыклары

Кекс рецепты белән бүлешәбез

Тагын бер глютенсыз, шикәрсез кекс рецепты. Бик тәмле килеп чыга.


75 г йомшарган атланмай
75 г натураль йогурт я кефир/катык/каймак (мин үзем ясаган йогурт кушам)
5 йомырка
50 г шикәр (мин 3 г фитпарад кушам)
Бер чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч
2 аш кашыгы крахмал (мин кукуруз крахмалын кулланам)
2 аш кашыгы кокос оны
2 аш кашыгы кукуруз оны
90-100 г дөге оны (камыр каймактан куе булырга тиеш)
Бер уч йөзем.

Май, йогурт, йомырка, көпшәкләндергеч, крахмал, шикәрне кушып, миксер белән күперттем. Шуңа оннарны кушып болгатабыз. Йөземне кушабыз. Мин корица да салдым, ванилин кушарга да мөмкин.

Формаларга салып, камырны 15 минутлап тотабыз. 160 градуслы мичтә пешерәбез.

Рецепт https://vk.com/tatarshlari алынды


Арча хәбәрләре

Нет комментариев