erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәчеләр булдыра!

Кәче балалар бакчасында Әниләр көнеә матур чара үткәрәләр.

Пандемия вакытында Әниләр көненә багышланган чарага әниләр килмәгән. Әмма балалар белән үткәрелгән чараны фотога һәм видеога төшереп, ватсапка куйганнар.

Нинди матур стенд эшләгәннәр. 

Тәрбияче Флера Җәләлетдинова нинди матур хат язган.

Яхшылык әни янында

         Нинди бәхет –

         Һәр баланың

         Үз әнисе булуы!

         Ноябрьнең соңгы көннәрендә, салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен “Әниләр көнен” билгеләп үттек. Безнең Кәче балалар бакчасында ел да шулай. Бу бәйрәмгә без балаларны алдан ук әзерлибез. Аларга әниләр турында шигырьләр укыдык, әкиятләр сөйләдек,  матур җырларны тыңлаттык һәм өйрәттек. Балаларга  үз куллары белән бүләкләрне ясарга ярдәм иттек. Алар тырыша-тырыша кәрҗин тутырып чәчәкләр ясадылар. Әниләр балалары белән төшкән фотоларны алып килделәр. Без шул фотолардан “Яктылык – кояш янында, яхшылык – әни янында” дигән фотокүргәзмә ясадык.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Бәйрәмебез балаларның шигырь юллары белән башланып китте. Балаларыбыз бик күңелле чыгыш ясадылар. Кызлар башкаруында “Уенчыклар”, “Йокла курчагым” һәм “Рус халык” биюләре күңелгә үтеп керә торган булды.  Малайларыбыз да сынатмады. “Нәни шофер” биюен башкардылар һәм әниләргә бәйрәм табыны әзерләп күрсәттеләр. Бәйрәм җырлар һәм матур шигырьләр белән үрелеп барды.  

       Бәйрәмне әти-әниләргә күрсәтер өчен  фотога,  видео төшердек. Алар репортажны телефоннан әти-әниләр төркеменнән карадылар.

         Кадерле әниләребез! Балаларыгызның бары тик изгелекләрен генә тоеп яшәргә насыйп булсын!

 

Флера Җәләлетдинова,

тәрбияче

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X