erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кеше һәм закон

Прокуратура аңлата

“Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (“юу”га) һәм террорчылыкны финанслау”га каршы тору турындагы Федераль законның 3нче маддәсе нигезендә, җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерү (“юу”) җинаять ясау нәтиҗәсендә алынган акчага яки башка милеккә ия булуга, файдалануга яки әмер бирүгә хокукый рәвеш бирүне күздә тота.

Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерү (“юу”) объекты булып физик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм оешмаларның төрле счетларында саклана торган акчалары торырга мөмкин. Заманча технологияләр чорында һәркем корбанына әверелергә мөмкин булган киберҗинаятьчелек белән көрәш мөһим проблема булып кала.

Район прокуратурасы гражданнарны банк счетлары ачу, юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләр теркәү өчен шәхси мәгълүматларны һәм документларны билгесез кешеләргә бирергә ярамаганлыгы турында кисәтә. Чөнки әлеге мәгълүматларны явыз бәндәләр җинаятьчел максатларда, шул исәптән террорчылыкны финанслау өчен файдаланырга мөмкиннәр. Халыкның уяулыгы гражданнарны күләгәле финанс агымнарына тартып кертү хәтәрлеген киметә.

Хезмәткә түләүнең конверт схемаларын кулланган өчен

Хезмәт хакы үз эченә хезмәткәрнең квалификациясенә, хезмәтнең  катлаулылыгына, күләменә, эшнең сыйфатына һәм үтәү шартларына бәйле рәвештә хезмәт өчен түләүне, шулай ук компенсация түләүләрен һәм кызыксындыру түләүләрен ала (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129нчы маддәсе).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәткәргә хезмәт хакы, әлеге эш бирүченең хезмәткә түләүнең гамәлдәге системалары нигезендә, хезмәт килешүе белән билгеләнә. Хезмәт килешүенә хезмәткәргә хезмәткә түләү күләмен (шул исәптән хезмәткәрнең тариф яки оклад күләме, өстәмә һәм кызыксындыру түләүләре) кертү мәҗбүри.

Еш кына ала торган хезмәт хакы күләме хезмәткәр  эшкә кергәндә килешенгән һәм эш бирүче тарафыннан вәгъдә ителгән күләмгә туры килми.

Шулай итеп, “соры” дип аталган рәсми булмаган  түләүләрнең социаль яктан куркыныч булуын аңларга кирәк. Хезмәт килешүендә хезмәт хакының факттагы күләме күрсәтелмәгән булса, хезмәткәрләргә бу турыда хезмәт законнарының үтәлешенә контроль һәм күзәтчелек итүче органнарга – республиканың дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динар Низамов,

район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X