erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хач мануны зурлап үткәрүне телиләр

 Хач ману йоласы турында 2017 елны язган идек. 18 гыйнвардан 19 гыйнвар төнендә сәгать 12дә Василиск атакай, Арча чиркәвендә шәмне кабызып, ир-атлар белән Вахитов урамындагы чишмәгә юл тотты ул вакытта. Су коенырга кеше шактый килгән иде. Быел да репортаж язарга иде исәп. Барып чыкмады.

 

Төнге сәгать 12ләр тирәсендә чиркәү янында тынлык хөкем сөрде. Ел да су коенучы Сергей Харитонов та күренмәде.

 19 гыйнварда көндез Вахитов урамындагы чишмәгә барып су алдым. Хач ману йоласы үткәрелгән чишмә бу. Кар булмагангамы, әллә коенучыларны юксыныпмы – чишмәдән моңсулык бөркелә иде. Шулай тоелды. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов: “18 гыйнварда көндез Лин атакай Вахитов урамындагы 33нче йорт янындагы чишмәгә барып, догалар укыды, суны аруландырды, – дип сөйләде. – Кичен  егетләр дежур да торып карады, су коенучы булмады”. Юл уңаеннан чиркәүгә кереп чыктым. Анда шифалы су өләшәләр иде.

Христиан райондашларыбыз белән сөйләштек. Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наталья Егорова:

– Безнең җирлектә 4 рус авылы бар: Венета, Егоровка, Красная Горка, Михайловка авыллары, – дип сөйләде. – Хач ману көннәрендә бездә алай бәке казып, су коену оештырылмый.  Чиркәүгә барып, гыйбадәт кылып кайталар. Быел 18 гыйнвар төнендә сәгать 11 тулганда Арча чиркәвенә укырга барганнар иде, бикле дип кире кайттылар. Исәпләре гыйбадәт кылып, төнне шунда үткәрү иде.

Арчадан Антонина Ошкина:

– Арчада хач ману йоласын массакүләм рәвештә бәйрәм итеп оештырсалар, яхшы булыр иде, – дип теләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Виталий Филиппов (Арчадан):

– Без бәйрәм көннәрендә Хәтнәгә барып су коенып кайтабыз, – диде. – Быел барып булмады. Хатыным Светлана Юрьевна 7–8 кеше белән барды. Яшьләр дә килгән, кеше хәйран иде, дип фотоларга төшеп кайттылар. Анда уңайлы, чишмә суы өстән ургылып ага.

Василиск атакайны алыштырган Лин атакай белән 20 гыйнварда очраштык. 

Аның фикерләрен "Арча хәбәрләре" газетасының 22 гыйнварда чыккан саныннан укый аласыз.

 

...Кукмара районы Чура авылы механизаторы Василий, үзләрендәге чишмә өендә хач ману йоласын үтәгәнен төшереп, социаль челтәрләргә тараткан. Бассейнга чишмә суы агып һәм чыгып тора. Җырлап-биеп торалар, күңелле! Тормышка ашмаслык эш түгел бу. Бездә чишмәләр күп. Җайлы урынны сайларга гына кирәк.  Бәйрәмне оештырырга сәләтле осталарыбыз да күп. “Күрсәтмә булса, без сакта торырга әзер”, – ди районның янгын-коткару часте җитәкчесе Искәндәр Юзаев. Бәлки елгада бер урынны җайларгадыр? Сез ничек уйлыйсыз?

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X