erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык депутаты татар телен яклап чыкты

ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла алтынчы чакырылыш парламентның җиденче утырышында мәктәпләрдә прокуратураның туган телне укыту мәсьәләсендә тикшерүләренә фикерен белдерде. «Мин үткән сессияләрнең берсендә татар теленең мәктәпләрдәге аяныч хәле турында сөйләгән идем инде. Әлбәттә, берни дә үзгәрмәде, киресенчә, телебезнең даирәсе торган саен кысыла гына бара. Менә Татарстан прокуратурасының 28 январьдагы әмере белән мәктәпләрдә тагын тикшерүләр башланган. Татарстан мәктәпләрендә бу тикшерүләр 6 февральдән 4 мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Ркаил Зәйдулла.

 

Депутат белем бирү телләрен билгеләүче актларның федераль, төбәк законнарга тәңгәллеге тикшерелүен әйтте. «Хикмәт нәрсәдә? Нигә мондый өзлексез тикшерүләр? Минем белүемчә, мондый хәл бүтән бер генә милли республикада да, өлкәләрдә дә юк. Мин хәтта Якутия-Сахадагы коллегаларга да шалтыраттым», — диде ул.

Депутат «Солнце» мәктәбе директоры Павел Шмаковка бер татар теле укытучысы язган хатны укыды. Анда укытучы эш программалары, календарь-тематик планнарны үзгәртергә кушуларына, августта директор имзасы белән кабул ителгән документларны төзәтергә мәҗбүр булуларына зарлана. Шулай ук, электрон журналда темалар, өй эшләре рус теленә тәрҗемә ителергә тиешлеге турында язылган. «Безне беркем дә яклый алмыймыни? Татарстанның бөтен мәктәпләрендә хаос. Татар теле укытучылары дәресләргә әзерләнергә өлгерми, эш программаларын, тематик планнарны күчереп утыра. Бу дөресме, законлымы?» — дип сораган укытучы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Педагог татар авылындагы балалар бакчасында биш көннең өчесендә балалар белән бары тик русча сөйләшергә мәҗбүр итүләрен әйтә.. «Бу — җан авазы. Әлеге укытучы беркемнән бернинди дә ярдәм көтми, үзе кебек гади бер укытучыга зарын гына түгә. Чөнки ике ел элек һәм хәзер дә, мәктәп директорларыннан фәкать Павел Шмаков кына татар телен яклап сүз әйтә алды», — диде Ркаил Зәйдулла.

Тулырак Интертат сайтында https://intertat.tatar/news/politics/20-02-2020/rkail-z-ydulla-tatar-telen-ukytuny-prokuratura-tiksher-l-re-turynda-chygysh-yasady-5724090

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X