erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хастаханәдән качарга маташканда һәлак булган

Бер ир хастаханәдә коронавируска анализ нәтиҗәсе көтеп ятканда харап була.

Ул ике тапкыр качып китәргә маташа, ләкин аны тоткарлыйлар. Аннары ул өченче тапкыр качарга җыенганда өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак була, дип яза   "Интертат".

Ирнең ни сәбәпле шундый адымга барганы билгесез. Чөнки берничә сәгатьтән аны болай да өенә кайтарып җибәрергә тиеш булганнар. Ирнең анализлары да әзер — анда коронавирус булмавы расланган.

Мәрхүмне бер атна элек Якутиянең Вилюйск дәваханәсенә китерәләр. Ул пычак белән яраланган була. Анда аның яраларын бер хатын бәйли. Соңрак бу хезмәткәрнең Петербургтан кайтканлыгы һәм анда COVID-19 авыруы булуы ачыклана. Яралы ир бу хатын белән аралашу сәбәпле, аны 16 апрельдә обсерваторга күчерәләр. Табиблар, бу кешегә дә к-вирус йогу ихтимал, дип шикләнә.

Дүрт көн изоляциядә яшәгән вакытта 52 яшьлек ир ике тапкыр качарга маташа. Ләкин аны ике тапкырында да сакчылар тоткарлый. 21 апрельгә каршы төндә ул тагын качарга җыена: тәрәзә пәрдәләрен тоташтырып бәйли һәм аска төшә башлый. Ләкин ул егыла һәм һәлак була.

Фото: mk.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/D-vahan-d-n-kacharga-matashkanda--lak-bulgan-234240/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X