Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хатын-кызларыбыз Президент белән очрашты

    Рөстәм Миннеханов бәйрәм белән котлады.

    Реклама

    Бүген бер төркем хатын-кызларыбыз казанга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашуда булып кайтты. Алар арасында халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, район хатын- кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона ярышында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган Халидә Фәйзрахманова, үз номинацияләрендә җиңү яулаган Зөлфия Кочурова,  Равилә Фәхретдинова, савымчы Тамара Мосунова, фельдшер Гөлзәлия Миннебаева, күп бала тәрбияләп үстерүче Лилия Хәйретдинова бар. Хатын-кызларыбызны Рөстәм Миннеханов бәйрәм белән котлады. Республика сәнгать осталары зур концерт күрсәтте. Соңыннан очрашу чәй өстәле артында дәвам итте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: