Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хәрби комиссар Алмаз Борһановның авыр кайгысын уртаклашабыз

    Әгъзам абыйның рухы шат булсын.

    Татарстан Республикасының Атказанган хезмәткәре, "Мактау билгесе" ордены иясе, Әгъзам абый Борһанов арабыздан китеп барган.

    Өлкән буын Әгъзәм абыйны яхшы белә. Озак еллар Күәм колхозы рәисе булып эшләгән ул.

    Ә без аның улы Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән яхшы таныш. Әтисе турында яратып, ихтирам белән сөйли ул. Кечкенәдән эш сөяргә, үзеңә тапшырылган бурычны намус белән башкарырга өйрәтте, дия иде. Әтисенең бу сүзләрен исендә тота һәм үти дә улы.

    Алмаз Әгъзамович, чын күңелдән авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Әгъзам абыйның рухы шат булсын.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: