erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хуш инде...

Ничек килсәң, шулай кит син,

Хуш инде, хуш Күсе елы!

Былтыр сине каршы алып,

Зур өметләр багладык.

Акламадың син аларны,

Шуны бик тиз аңладык.

Кәбисә ел җиңел булмый,

Тик син барысын уздырдың:

Ел башыннан чир таратып,

Бар җиһанны туздырдың.

Адәм заты кимесен дип,

Җиргә вирус җибәрдең.

Өлкән буынны, гомумән,

Кирәксезгә чыгардың.

Сагыш, көенеч тудырды

Һәрбер аткан таңыбыз.

“Чир йоктыра күрмик”, – диеп,

Өзгәләнде җаныбыз.

Битлек белән пирчәткәнең

Ярдәме бик аз булды.

Шифаханәдә урыннар

Минут эчендә тулды.

Чып-чын Күсе елы булдың,

Бар эш качып эшләнде.

Шул ят чирне җиңәр өчен,

Төрле юллар эзләнде.

Тик ул дәва әле дә юк!

Халык шуңа тилмерә.

Сарымсак белән имбирьне

Файдалы дип кимерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җелекләргә үтте чирең,

Искә алыйк кайсы җирең?

Озаккамы мондый газап?

Дөнья халкы көтә җавап.

Онытылмас быелгы ел,

Сабак булыр гомергә.

Дуслык, туганлык хисләре

Әйләнмәсен күмергә.

Фәкать изге уйлар уйлап,

Раббыбызга сыеныйк.

Дөньяга ике килмибез,

Һәр ал таңга сөеник.

Ничек килсәң, шулай кит син,

Кайгылы Күсе елы!

Хәрәм эштән, бозыклыктан

Арынсын тормыш юлы.

Иң авыры – чарасызлык.

Карантиннар хәттин ашты,

Якыннарын югалтудан

Дөнья халкы тәмам шашты.

Алда тора – Үгез елы,

Каршыларга язсын җылы.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык –

Булсын иде бар да тулы.

Наилә Миңнемуллина,

укытучы-ветеран,

Арча шәһәре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X