erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 79 кеше өйдә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (28 кеше), шулай ук 18 яшьтән кечерәкләр арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 14, Түбән Кама районында - җиде, Әлмәт һәм Тукай районнарында дүртәр очрак теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан бирле 11,7 меңгә якын кеше вирус белән чирләгән, 10,2 мең кеше, шул исәптән үткән тәүлектә 92 кеше терелгән.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-12-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-96-ya-a-ochragy-achyklangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X