erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Күчмә утырыш - Үрнәктә

21 майда Үрнәк авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.

Утырышта катнашучылар башта Арча урман хуҗалыгында урман музеен, Урманчы һәйкәлен карадылар, «Арча» урман хуҗалыгының эшчәнлеге белән белән таныштылар. Җирлеккә кергән Үрнәк бистәсендә, Иске Төрнәле, Казанбаш авылларындагы социаль объектларда, «Казанка» ширкәтендә булдылар.

Соңыннан Казанбаш мәдәният йортында утырышның пленар өлеше узды. Анда Үрнәк җирлеге башлыгы Васил Габделхаков җирлек эшчәнлеге белән таныштырды, су белән тәүмин итү объектларын рәсмиләштерү, элек үткән утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше тикшерелде.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов утырышка йомгак ясады, алда торган бурычларга тукталды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев