erid:2VtzquqpS7d
Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды
Арча яңалыклары

Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

Беренчелекне кулдан ычкындырмадылар

 Яңа Кенәр мәктәбендә Венер Шакирҗанов истәлегенә традицион волейбол ярышлары  узды.  Анда Яңа Кенәр, Казанбаш мәктәпләреннән, шулай ук Әтнә, Балтач,  Биектау  районнарыннан 2006 нчы елгы һәм аннан яшьрәк  кызлар катнашты. Ярышнын иганәчеләре Венерның бертуганы  Надил Шакирҗанов, туганнары, дуслары.   

       Яңа Кенәр кызлары бу юлы да беренчелекне кулдан ычкындырмадылар һәм кубокка ия булдылар (команданың тренеры Ахметов Т.Х.).  2 нче урында Казанбаш мәктәбе командасы (тренер Р.И.). 3 нче урында Биектаудан килгә волейболчылар. Җиңүчеләр  медаль, грамота  белән бүләкләнде. Барлык командаларга да, яхшы уенчыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев