erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Кызыл Яр»да семинар узды

Семинарда катнашучылар «Кызыл Яр» ширкәтенең яңа төзелгән сөтчелек комплексын карадылар

26 февральдә "Кызыл Яр" ширкәтендә терлекчелектә 2024 ел йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты. 

Терлекчелектә эшләр начар түгел, әмма әле мөмкинлекләр зур. Район башлыгы җитәкчеләрдән фермаларда ешрак булуны таләп итте.

Илшат Нуриев 2024 ел йомгаклары буенча җиңүче хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. «Северный» ширкәте – беренче, «Кишет» – икенче, «Яңарыш» ширәкте өченче урында. 

Семинарда катнашучылар соңыннан «Кызыл Яр» ширкәтенең яңа төзелгән сөтчелек комплексын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев