Мин бүген өйләнәмме әллә?
Иртән мәктәпкә әзерләнәбез.
Улым, мин әйтәм, бүген мәктәпкә матур итеп киенеп барырга кирәк. Иртәгә 8 март, укытучыны, кызларны котлыйсыгыз бар.
Дәшми генә ак күлмәген киде, галстук такты, костюм-чалбарын киде. Көзге каршына килеп басты. Аннан җитди кыяфәт белән:
- Мин бүген өйләнәм мәллә? - дип әйтеп куйды.
10 яшьлек малай.
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев