Гөберчәк авылыннан Халидә Габидуллина яза.
Мин бик бәхетле буын вәкиле булганмын. Ни өчен дисезме? Чөнки мин – октябрят, пионер, комсомол булган кеше. Бүген Пионерия туган көн. Исемдә: ул көнне без, Сикертән мәктәбендә укыганда, зурлап үткәрә идек. Урманның Сорна елгасы дигән өлешенә менеп, һәр класс аланлыкның билгеле бер урынына урнашып, учак яга идек. Учакта аш пешә, чәй кайната идек. Алар әзер булганчы бүленеп төрле ярышларда катнаша идек, кайсы класс күбрәк урын ала, шул җиңүче исеменә лаек була иде. Шунда ук кузгалак, шыерт, кыр сарымсагы җыеп ашый идек. Еланнан да курку булмаган, урман бете дә комачауламаган, урман белән авыл арасындагы юллар да ардырмаган. Иң күңелле мизгелләр булган ул!
Мин пионерга кергәндә бөтен мәктәп укучысын, укытучысын Сикертән авыл мәдәният йортына алып бардылар. Тантаналы төстә безне, яше кергәннәрне, матур итеп зур класс укучылары пионерга алдылар. Хәтеремдә, миңа кызыл галстукны Чөмә-Елга авылы кызы, югары класс укучысы Галиева Әнисә такты. Галстуклы булгач, мин үземне зур кеше сыман тойган идем. Мәктәпкә укырга барганда форма киясең һәм галстук, значогын тагасың. Линейкада кемнең галстугы юк, эләгә иде инде. Пионер булуның үз вазыйфалары да бар иде бит: тырышып уку өстенә кечкенә класс укучыларына шефлык итәсең, макулатура, көл, каен бөресе җыюда актив катнашасың, өлкәннәргә булышасың һ.б. Пионер тормышын быргы, барабаннан башка күз алдына да китереп булмый. Безнең класстан иң яхшы барабан сугучы – Сафин Дамир иде. Бу эшне ул намус белән яратып, оста итеп башкара иде.
Әлеге фотода мин классташларым белән 9 май бәйрәмендә катнашкан вакытта төшкәнмен. Һәрберебезнең кызыл галстугы матур итеп тагылган, ул киләчәккә маяк сыман якты юл күрсәтүче символ булган дип уйлыйм. Мин пионер булуым белән горурланып яшим һәм яшь буынга бу турыда сөйләргә тырышам.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев