erid:2VtzquqpS7d
Минем йортым – Россия: Арчада Россия көнен билгеләп үттеләр
Арча яңалыклары

Минем йортым – Россия: Арчада Россия көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм концерт номерлары, осталык класслары, уеннар белән үрелеп барды

Җиңү паркында Россия көне уңаеннан «Минем йортым – Россия» дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм күңел ачу чаралары узды.

Программа кысаларында “Россия триколоры” акциясе үткәрелде, “Туган илем тарихы битләре буенча” мәгълүмати күргәзмәсе эшләде. Балалар һәм яшьләр өчен Россия әләме төсләрендә брелоклар ясау, флаг рәсеме төшерү буенча осталык класслары оештырылды. Теләүчеләр өчен аквагрим мәйданчыгы, өстәл һәм интерактив уеннар да эшләде.

Арчаларны бәһрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова котлады.

“Әлеге бәйрәм һәрберебез өчен бердәмлек, горурлык, күпмилләтле халкы, тарихы, бай мирасы белән киләчәккә өмет уятучы бәйрәмнәрнең берсе, – диде ул. – Зур, бөек Россиядә яшәвебез белән без горурланабыз”.

“Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов үз чыгышында Ватаныбыз тынычлыгы сагында торучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм тугрылыгы һәркем өчен үрнәк булып тора. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим. Йортларыгызда һәрчак татулык, мәхәббәт һәм муллык хөкем сөрсен. Бәйрәм белән! Россия көне белән!” – диде ул.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев