erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Намаз укый белмәгән, намаз укымаган кешегә ураза тоту ярыймы?”

Изге Рамазан ае башлана

 Рамазан ае  безнең өчен ураза тоту, физик, рухи яктан чистарыну ае һәм үз эченә Кадер кичәсен алган, Коръән аятләре иңә башлаган изге ай.

Озак күрмәгән якын кешеңә сөенгән кебек, Рамазан ае җитте, дип шатлану кирәк, чөнки Рамазан ае – Аллаһының зур рәхмәте, начар гадәтләребез, гөнаһларыбызны калдыру өчен бер форсат, Раббыбызга якынаерга мөмкинлек, җәннәткә ирешүнең бер юлы.

Рамазан менә-менә башлана. Без ураза турындагы белемнәребезне яңартыйк. Рамазан җитү белән шайтаннар богаулана. Безгә гыйбадәтләр җиңелрәк бирелә. Без күбрәк Коръәни Кәримне укыйбыз. Кемдер гарәпчә укый белми икән, бу изге айны әрәм итмәсен, тизрәк гарәп хәрефләрен, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнә башласын, Коръән укырга өйрәнергә тырышсын. Курыкмагыз, Аллаһы Тәгалә бар гыйбадәтләрне җиңеләйтә, тырышлыгыбызны күреп, хәтта шуның өчен генә дә савапларын бирә. Изге Коръәнне Рамазан аенда укып чыгарга тырышыйк. Чөнки, билгеле булганча, бер савап Рамазан аенда ким дигәндә 700 савапка хисапланыр, ди. Әлхәмдүлилләһ, динебез – җиңел дин, әҗер-савапларга ирешү мөмкинлегез дә биһисап. Өйрәник, тырышыйк.

Кайберәүләр без моны үти, Рамазан аенда ураза тота алмыйбыз, безнең моңа көчебез җитми, дип төрле акланулар таба, күңелләрендә борчу, курку була. Әмма без аларга шушы әйберләрне сөйләп, аңлатып күрсәтсәк, күңелләре ачылыр, ышанычлары артыр. Аллаһы Тәгалә кешегә көче җитмәгәнне йөкләми, һәрберебезгә үтеп чыгардай сынаулар бирә. “Ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәд рәсүүлүлааһ” дип иман китереп, Аллаһыны танып, чын күңелдән Аңа инанган кешеләр өчен Рамазан уразасы фарыз булып тора. Әгәр кеше Аллаһыны танымаса, иман китермәсә, әлбәттә, аның моңа көче җитмәскә мөмкин. Әмма иманлы кеше өчен ураза тоту – үзе бер бәхет, Аллаһының бүләге. Хәтта ураза тоту җиңел генә бармаса да, ул Рамазанны сөенеп каршы ала, аның беткәненә кайгырып тора. Аңа ураза тоту да, кич белән мәчеткә килеп, егерме рәкәгать таравих намазы укуы да бер бәйрәм кебек.

Ураза – иң җиңел гыйбадәтләрнең берсе. Намаз уку өчен әле кеше тәһарәт ала белергә, күпмедер сүрәләр өйрәнергә, намазның хәрәкәтләрен истә тотарга тиеш. Ураза тотар өчен исә кеше билгеле арада ризыктан, яман сүзләрдән, якынлык кылудан тыелып кына торырга тиеш. Монда сүрәләр, аятьләр ятлыйсы да, хәрәкәтләр, тәртипләр өйрәнәсе дә юк. Ләкин уразаны нәрсәләр бозганын, киңәш ителмәгән гамәлләр турында без белергә тиеш.

Кайчак шундый сораулар бирәәр: “Намаз укый белмәгән, намаз укымаган кешегә ураза тоту ярыймы?” Дин кардәшләрем, намаз ул үзенә күрә бер фарыз. Намаз укый белмәсәсң дә, Рамазан аен сау-сәламәт килеш каршылагансың икән, тәннең зәккятен чыгарырга тиешсең. Димәк, намаз укымаган яисә яулык бәйләмәгән кешеләргә дә ураза тотарга ярый. Ураза ул тәнебезнең, сәламәтлегебезнең зәкяте. Авыру кешегә генә ураза тоту мәҗбүри түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре