erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ничек шулай төз атасыз?!

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов спорт ярышларына дәшми калмый. Бу аңлашыла да. Яхшы җитәкчеләр гадәттә үзенекеләр турында даими кайгырта.

Ә нишләп әле профсоюз әгъзаларының спорт тормышын матбугатта яктыртмаска?! Хезмәт кешесен эштә генә түгел, төрле өлкәдә, мәсәлән, спортта да күрсәтергә кирәк! “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткәрелгән ул спорт ярышларын үзем дә карарга яратам. Таныш йөзләр... Бер карый башласаң, алардан аерылып булмый.

Бу көнне дә шулай булды. Тиз генә әйләнеп кайтырмын дигән идем, барып чыкмады, кадаклап куйдылармыни, дартс ярышын урынымнан кузгалмыйча ахыргача карап тордым. Арчаның 5нче гимназиясе спортзалында үтте ул. Ә подвалында тирда мылтыктан ату ярышлары оештырылды. Ярышларда 48 башлангыч профсоюз оешмасыннан 167 кеше катнашты. Катнашмаган мәктәп коллективлары булмады.

Дартс – нинди ярыш ул, дип әйтүчеләр бар. Спортзал стенасына беркетелгән түгәрәк мишеньга билгеле бер ераклыктан уксыман кыска дротикларны атасың. Беренче булып хатын-кызлар ярышты. Башта дротикны ике тапкыр атып карадылар. Аннан чынлап торып, очкога, дротикны өч тапкыр аттылар. Очконы күбрәк җыйсалар сөенделәр, ә инде барып чыкмаса көенделәр. “Шәп!” дигән сөенечле, “Эх...” дигән үкенечле тавышлар яңгырап торды. Озак бармады. Берәр сәгатьләп булгандыр. Иң күбе 22 очко җыйдылар. Һәм алар дүртәү булып чыкты: Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәптән Евгения Мартьянова (9,8,5), Хәсәншәех мәктәбеннән Гөлсинә Сәләхова (9,8,5), Арчаның 8нче балалар бакчасыннан Гөлназ Диярова (8,7,7) һәм Яңа Кенәр мәктәбеннән Гөлназ Сабирова (8,8,6). Урыннарны ачыклау өчен яңадан ярыштылар. Евгения Мартьянова – 1нче, Гөлсинә Сәлахова – 2нче, Гөлназ Сабирова – 3нче, Гөлназ Диярова 4нче булды.

Ир-егетләр дә дартс уенын бик бирелеп уйнадылар. Иң күбе 25 очконы  Утар Аты мәктәбеннән Илнар Сабиров (9,8,8) җыйды. “Махсус әзерләнеп килдегезме?”, – дип сорадым. Юк, дигән була Илнар. Ә үзе укны-дротикны төз ата. Яңа Кенәр мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Зөлфәт Хәйруллин: “Дартс уены өчен мәктәптә мишень, укларын-дротикларын сатып алдык. Кыйммәт булмады, – дип сөйләде. – Бу бит спорт, ярыш. Аңа әзерләнмичә булмый. Безнең команда ярышка әзерләнеп килде. Һәм менә Гөлназ Сабирова белән беренче өчлеккә эләктек – ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында да 3нче нәтиҗә.  Без моңа шат”. Ә ир-атлар арасында 2нче күрсәткеч – Хәсәншәех мәктәбеннән Рифат Мостафинда. Дартс буенча Хәсәншәех мәктәбе командасы хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында шулай ук беренче өчлектә – 2нче урын. Рифат Мостафин белән сөйләшәбез. “Безнең мәктәптә дартс ярышына әзерләнү өчен мөмкинлекләр бар, – дип сөйләде ул. – Ел да ярышка әзерләнеп барабыз. Менә инде ике ел рәттән 2нче урын”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мылтыктан ату ярышында Апаз мәктәбеннән Рәзилә Шәрифуллинада 1нче урын. Җиңүнең серен белергә тырышып сорашам. “Ике көн алдан әзерләндек, – дип җавап бирде ул. – Моңарчы ату ярышында приз-лы урын алган юк иде. Яхшы ату өчен, минем уйлавымча, мәктәптә атырга өйрәнү өчен махсус урын булырга тиеш. Мылтык та төгәл, яхшы атса әйбәт. Тирда үз-үзеңне тыныч тоту, кулларның калтырамавы мөһим”.

Мылтыктан ату ярышында биш атуда 47 очко җыеп, беренче урынны алган Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән Динар Фәйзрахмановтан: “Ничек шулай төз атасыз? Тирдан кайтып кермисезме? Армиядән тәҗрибә туплап  кайттыгызмы?” – дип төпченәм. “Шулай килеп чыкты инде, – дип елмая Динар. – Проф-союз оештырган спорт ярышларына ел саен йөрибез бит. Тәҗрибә шунда җыела инде...”.

Әлбәттә, спорт ярышларында җиңүләр ансат кына бирелми. “Әзерлек кирәк, әзерлек!” – ди спортчылар да, тренерлар да. Ә ярышлар алар үзеңнең физик мөмкинлегеңә нәтиҗә ясарга, алга таба тагын да ныграк шөгыльләнергә, моңарчы физик хәрәкәттән читтә булганнарны спортка тартылырга әйдәүче менә дигән җирлек.

Нәтиҗәләр. Дартс: 1 – Хәсәншәех мәктәбе командасы, 2 – Утар Аты мәктәбе, 3 – Яңа Кенәр мәктәбе. Ату: 1 – Яңа Кенәр интернат-мәктәп, 2 – Апаз мәктәбе, 3 – Түбән Аты мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X