erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Өч почмаклы бәхет”

Тулысынча автор фантазиясе

Арча үзәк китапханәсендә Марсель Шәрәповның “Өч почмаклы бәхет” исемле романын тәкъдим итү кичәсе булды.

Марсель Шәрәпов белеме буенча инженер, озак еллар эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшли, хәзерге вакытта Сарай Чокырча клубын җитәкли. Чагыштырып карасаң, бер-берсенә якын да килмәгән һөнәрләр. Әмма кайда гына эшләмәсен, ул иҗат белән янәшә атлый.

Гармунчы, җырчы, үзешчән шагыйрь, драматург, прозаик, өч китап авторы – барысы да Марсель Шәрәпов турында. Районда беренчеләрдән булып роман язучы. Андый зур әсәргә алыну һәркемнең дә көченнән килми. Аның бу китабында (романнан тыш пьесалар да урын алган) Бөек Ватан, әфган сугышлары, махсус хәрби операция каһарманнары сурәтләнә. Романның нигезендә – очучылар.

– Мин балачактан очучы булырга хыялландым. 10 сыйныфтан соң медицина комиссиясе үтәргә бардым. Әле күзгә, әле борынга бәйләнделәр, кабул итмәделәр. Һәм мин кул селтәдем, – диде Марсель Шәрәпов. – Ә милициягә эшкә алдылар. Күз дә, борын да, димәделәр. 23 ел эшләп, отставкага чыктым. Ел саен республика спорт ярышларында катнашып, беренче урынны яулап килдем. Министр үзе кул кысып котлады, башкаларга үрнәк итеп куйды. Очучы булу хыялда гына калса да, алар турында бик күп китаплар укыдым, фильмнар карадым. Минем өчен бик якын тема ул. Армиядә дә Байконурга туры килдем. Кирәк бит, Әфганстанга җибәрәселәр иде, язмыш мине хыялыма якынайтты.

Марсель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Башта колхозда инженер булып эшләгән. Аннан эчке эшләр бүлегенә эшләп, майор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ә отставкага чыккач, авыл клубын үз кулына ала.

– 2016 елда туган көнемә ноутбук сатып алдым. Вк га үзем язган шигырьләрне куеп карадым. Күтәреп алдылар бит. Үзем дә көтмәгән идем. Гөлзада апамның туган көненә язылган “Чын дус” дигән шигырь дә Вк да урын алды. Мактаулар күңелне күтәрде. Яза башладым. “Әткәй тальяны” дигән шигырьләр җыентыгым басылып чыкты, – диде Марсель Шәрәпов. 

Аның икенче китабында чәчмә әсәрләр урын ала. Шагыйрь үзен проза өлкәсендә дә сынап карарга була. Анда эчке эшләр бүлегендә эшләгән чорларда булган хәлләрне сурәтләгән өч хикәясе һәм утызлап шигыре урын ала. 

Автор аның белән генә дә тукталып калмый, драма әсәрләре иҗат итүгә алына. “Алма бакчасы” исемле пьесасы әлеге китабында басылып чыкты, сәхнәдә дә ул уңыш казанды.

– Әниемнең Вагыйз абыйсы көчле спортчы булган. Сугыштан кайткач ул Донбасс шахтасына акча эшләргә китә һәм хәбәрсез югала. Пьесадагы Гариф- шуның прототибы. Разведчик, бандерачыларга каршы көрәшә, – дип кыскача гына  таныштырды ул пьесасы белән.

Хәзер Марсель Шәрәповның дүрт пьесасы бар.  Шигырьләре татар китап нәшриятындв ике альманах булып басылды. Татарстан язучылар Союзында да аның иҗаты югары бәяләнде.

– Роман язу белән күптән кызыксына идем, – диде ул. – Беренче, икенче бөтендөнья сугышлары, безнең көннәр кергән роман итеп күзалладым аны. Озын түгел, су кушмадым, конкрет булсын, дидем. Дөрес, аны дәвам итеп, “Өч почмаклы хат – 2”не язарга була әле. Анысы – киләчәктә.– Китап бастыру хәзер күп чыгымнар таләп итә, – дим.

– Яшермим, зур суммага төште. Кирәк идеме ул сиңа? – диючеләр дә булды. Әмма сау-сәламәт булып эшләп торганда, акча табыла. Китап югалмый, ул бездән соңгы буыннарга да кала. Каләм белән язганны балта белән кисеп атып булмый, – дип җавап бирде автор минем сорауга. – “Үзең үлсәң, эшең калсын, мең яшәрлек имән булып”, – дигән Муса Җәлил.

– Бу роман конкрет фактларга нигезләнгәнме, әллә...

– Уйлап чыгарылган. Тулысынча минем фантазия. Бер дус сөйләгән иде. Бабасы әсирлектә вакытта немец фермеры аны үзенә ала. Яхшы мөнәсәбәттә була, акча, алтыннар биреп кайтара. Темасы бар, калганы үземнән, – диде Марсель Шәрәпов.

Киләчәккә планнары зурдан аның. Вакыт кына җитми, ди. Шулай да барысына да өлгерә. Рәсим Низамиев “Сине көтәм” шигыренә көй язган һәм клип эшләгәннәр. Шушы яңа чыккан “Өч почмаклы бәхет” китабында коар-код белән кереп, җырны, шулай ук “Ялгыз нигез” шигырен дә тыңларга була. Бу  – тагын бер яңалык. Марсель Шәрәповка киләчәктә лә иҗат уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре