erid:2VtzquqpS7d
Октябрьдә җылыта?!
Арча яңалыклары

Октябрьдә җылыта?!

Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр явачак

 

Татарстанда октябрь башы салкын сентябрьга караганда җылырак булачак. Бу һава торышына антициклон йогынты ясаячак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, салкын төннәрдән соң җылыначак. Төбәк буенча төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 2 һәм 3 октябрьдә, республика территориясендә тыныч һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +2.+7 градус булачак, ә көндез +9.+14 градуска кадәр җылытачак.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/oktyabrd-bilr-chuagy-bulyrmy

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев