erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өстәмә түләү 23 яшькә кадәр дәвам итә

Баланың эшләмәве һәм пенсия алмавы шарт булып тора.

Түләүләр буенча газета укучыларыбыздан сораулар килеп тора.  Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

Рузия Илсуровна, быел язын инвалидларны һәм өлкән кешеләрне үз өенә алып караган өчен 12130 сум түләү турында карар чыкты. Бу карар әле дә үз көчендәме икән, дип кызыксыналар.

Коронавирус белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе хөкүмәте 2020 елның 30 маенда махсус карар (№797) чыгарды. Әлеге карар нигезендә 1 апрельдән 30 июньгә кадәрге чорда картлар йортыннан инвалидларны яки өлкәннәрне, балалар йортларыннан ятимнәрне вакытлыча карауга алучыларга 1 апрельдән 30 июньгә кадәр ай саен 12130 сум түләү каралган иде. Кызыксынучылар күп булды. Әмма безнең районда бу мөмкинлекләрдән файдаланучы булмады.

Бәлки өлгермәгәннәрдер. Вакыты бик тар бит... Икенче сорау. Балигъ яшенә җитмәгән балалары, урта һәм югары уку йортларында укучылары булган пенсионер әти-әниләр бала өчен өстәмә түләүләр  турында сорашалар.

– Яшь һәм инвалидлык буенча пенсионер булган әти-әниләргә балалары өчен өстәмә түләүләр каралган. Ул бүген һәр балага 1895 сум 42 тиен тәшкил итә. Ай саен бирелә. Аны алу өчен башта тиешле документлар нигезендә гариза язарга кирәк. Төп шарт: пенсионер әти-әнинең 18 яше тулмаган баласы, 18 яше тулган икән, ул укуын дәвам итүче булырга тиеш. Өстәмә түләү 23 яшькә кадәр дәвам итә. Баланың эшләмәве һәм пенсия алмавы шарт булып тора.

– Бу акча әтигә дә, әнигә дә каралганмы?

– Әйе, өстәмә түләү икесенә дә рәсмиләштерелә.

– Әгәр дә әти-әнинең берсе генә пенсионер булса?

– Ул вакытта бала өчен өстәмә түләү берсенә генә – пенсионерга гына рәсмиләштерә.

– Пенсионерлар ике төркемгә бүленә: эшләүче һәм эшләмәүчегә.

Әти-әнинең пенсия акчасына кушылып бала өчен килә торган өстәмә түләү ел саен индексацияләнә. Әмма пенсионер эшли икән – бу өстәмә түләү индексацияләнми. Эшләүдән туктаса, бала өстәмә түләү индексацияләнәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Балага 18 яшь тулгач нишләргә?

Пенсия фондына тиешле документлар белән килергә кирәк булачак. Бала укуын дәвам итә икән, уку йортыннан белешмә сорала.

– Әгәр дә егет армиягә китсә?

– Армия еллары өчен балага өстәмә түләү каралмаган. Армиядән кайтып, укуын көндезге бүлектә дәвам итә икән – өстәмә түләү билгеләнәчәк. 18 яшьтән соң бала белән бәйле һәр үзгәрешне пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк.

– Бу турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

– Студент көндезге бүлектән читтән торып укуга яки кичке белем алуга күчәргә, яки укуын бөтенләй ташларга мөмкин. Көндез укыса да, кайда да булса эшкә урнашуы да ихтимал. Армиягә китә. Мондый очракларда өстәмә түләү туктатыла.

– Бу турыда вакытында хәбәр итмәүчеләр дә бардыр.

– Бар. Соңыннан барысы да билгеле булачак. Алып барган акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

– Пандемия белән бәйле рәвештә бу өлкәдә үзгәрешләр юкмы?

– Әлегә юк.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X