erid:2VtzquqpS7d
Пионерия көнен билгеләп үттеләр
Арча яңалыклары

Пионерия көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм белән

 Бүген Пионерия көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Арча үзәгендә, Ленин һәйкәле каршында тантаналы линейка булды.

Пионерия көне. Бу көн өлкән буын кешеләре өчен балачак хатирәләре, дуслык һәм уртак эшләр.

Пионерга алганнарын, муендагы кызыл галстукларны, бу исемгә кызыллык китермәс өчен изге эшләр башкарулар - күпләрнең хәтерендә сакланадыр. 

Пионерлар хәзер юк. Әмма 19 май тарихта СССР чорындагы пионер хәрәкәте көне буларак әле дә билгеләп үтелә. Пионерлар булмаса да, аның эшен дәвам итүчеләр бар.

Арча укучылар йорты аны искә алып, ел да матур итеп оештыра. Тантаналы төстә флагны алып керделәр, барабан тавышлары яңгырады... Чыгышлар - истәлекләргә бай иде.

Соңыннан Ленин һәйкәленә веноклар салдылар.

Миңа бер нәрсә генә җитмәде - көтеп тә пионерларның гимнына әверелгән "Взвейтесь кострами" җыры яңгырамады. Ә күңел көтте…

Бәйрәм линейка белән генә тәмамланмады, паркта дәвам итте.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев