erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура тикшерде: җитәкчегә җавап бирергә туры килә

Таләп ителде.

Арча районы прокуратурасы алкоголь һәм спиртлы булган продукция әйләнеше турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

“Госалкогольинспекция”нең территория бүлеге белгечләре белән үткәрелгән тикшерү барышында  шәхси эшмәкәр Галимҗанованың сыра барында җитештерелүе һәм әйләнешенең канунлы булуын раслый торган документлар юклыгы ачыкланды.

Әлеге тәртип бозуларга юл куйган өчен шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14нче маддәсенең 2нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Татарстан Республикасы Арбитраж судына шәхси эшмәкәрне административ җваплылыкка тарту турында гариза җибәрелде.

“Ләйлә” ширкәте сатып алынган алкоголь һәм спиртлы продукция күләмен Бердәм дәүләт  автоматлаштырылган мәгълүмат системасына үзвакытында кертмәгән. Директорга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.19нчы маддәсендә күздә тотылган хокук бозу турында (этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу) эш кузгатылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оешма җитәкчеләренә ачыкланган тәртип бозуларны бетерүне таләп итеп тәкъдимнәр җибәрелде.

Эльвира Мозафарова,

прокурор ярдәмчесе,

3 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X