erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Психолог чыгарылыш сыйныф укучыларына стресска каршы көрәш алымнарын аңлатты

Лия Бодрова фикеренчә, кагыйдәләрне үтәсәң хәтер яхшыра, игътибарлылык арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә.

Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга имтиханга әзерләнгәндә стресска дучар булмас өчен, мөһим кагыйдәләрне үтәү кирәклеген әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен белер өчен сынау имтиханнары тапшыра. Бу вакытта баланың психикасына начар йогынты булмасын өчен, дүрт кагыйдәне истән чыгармаска кирәк.

«Беренчедән, уку вакыты 40-45 минут булырга тиеш, 20 минутлык тәнәфесләр ясарга кирәк. Икенче кагыйдә — кичке унбердән дә соңга калмыйча йокларга яту. Өченчедән, дөрес тукланырга кирәк. Дүртенчедән, кислород балансын саклау өчен, күнегүләр ясарга һәм ешрак саф һавада булырга кирәк», — диде психолог.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лия Бодрова әйтүенчә, әлеге кагыйдәләрне һәр көнне даими рәвештә үтәгәндә, баланың хәтере яхшы була, игътибарлылык арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә.

 Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/26-11-2020/psiholog-chygarylysh-syynyf-ukuchylaryna-stresska-karshy-k-r-sh-alymnaryn-a-latty-5788442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X