erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр авылның үз Кулибины бар

Иң беренче итеп Кулибинның кем икәнлеге белән танышып китик әле. Чөнки бу сүз шактый еш кулланыла, авылларда булганда да ара-тирә: “Безнең үз Кулибиныбыз бар”, – дип куялар.

Иван Кулибин Нижегород уездында туган. Әтисе он сату белән шөгыльләнә, малайны да шул юлдан китәр, дип өметләнәләр.

Әтисе югында прилавка артына баса ул, әмма аны сәүдә аз кызыксындыра. Ул күп укый, төрле уенчыклардан нәрсә дә булса төзи. Тора-бара үзлегеннән өйрәнгән бөек инженерга әверелә, оптик пыялалар җитештерү технологиясен уйлап таба, яңа күпер конструкцияләре эшли, үзе йөри торган коляска, искитмәле сәгатьләр ясый.

Түбән Аты авылында яшәүче, күбрәк умартачы буларак билгеле Ядкәр Мөхәммәдиев тә сүз иярә сүз чыгып: “Бездә Кулибиннар күп”, – дип куйды. Ядкәр Зөфәр улы умартачылык өлкәсендә үзе дә Кулибин инде ул. Күпме яңалыклар кертеп, аларны башка умартачыларга җиткереп, гел эзләнеп яши, ерак араларга сәяхәткә чыга.

 Менә без Урта Аты авылында Ризуан Гатауллин хуҗалыгында. Ишегалдының түрендә үк гараж, коймага төрле запас частьлар эленгән. Гараж ишекләре төбенә кадәр ачык. Анда ике кечкенә трактор янында ике кеше нәрсә турындадыр киңәшәләр. Танышабыз, Ризуан Гатауллин, 63 яшьтә, колхозда тракторда, комбайнда эшләгән, токарь булып та алган.

– Минем шушы тимер-томыр янына чыккач бөтен авыртуларым бетә, – ди ул. – Кемдер балыкка йөри, мин акча бирсәләр дә су буенда утыра алмыйм. Мотоблоклар сатып алып, шуларны “тормышка” яраклаштырып куйган ул. Берсе – 9, икенчесе – 8 ат көчле, берсе бензин, икенчесе дизель ягулыгы белән эшли. Сукалый, тырмалый, бәрәңге төбен өя, печән чаба, җыя, ташый торган җайланмалары бар. Кар этәргә дә җайлаштырылган булган.

– 17 атыгыз бар икән, – дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйе, тик печән ашатасы юк, ягулыкны да аз “ашыйлар”.

– Колхоз беткәч кайгырмадыгызмы соң?

– Юк, ул вакытта безнең сигез сыер бар иде инде. Тегермән, саву аппараты ясадым.

“Кулибиннар” (алар шактый) кичләрен Ризуан абыйлары янына җыела. Киңәш сорыйлар, тәҗрибә уртаклашалар. Социаль челтәрләрдә үз төркемнәре бар, бактың исә, андыйлар башка төбәкләрдә дә күп икән.

Танышыбызның икенчесе Фәнис Кәримов булып чыкты, ул да трактор ясау белән мәшгуль, Ризуан абыйсы янына киңәшкә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X