Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Бүген, 19 майда, Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов барлык райондашларны һәм матбугат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
“Бүген Татарстанда мөһим һәм хөрмәтле һөнәри бәйрәм — Матбугат көне билгеләп үтелә.
Бу уңайдан районыбызның тормышын һәрдаим яктыртып баручы, халыкка дөрес һәм оператив мәгълүмат җиткерүче "Арча хәбәрләре" редакциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сезнең фидакарь хезмәтегез, һәрдаим вакыйгалар үзәгендә булып, яңалыкларны укучыларыбызга җиткерүегез безнең өчен бик мөһим. Сез — районыбызның тарихын язучылар, бүгенгесен яктыртучылар.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс иҗади илһам, яңадан-яңа уңышлар телим. Каләмегез һәрвакыт үткен булсын, ә газетабыз алга таба да районның ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итсен!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар”, – диелә котлауда.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев