erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Россия көне белән котлады
Арча яңалыклары

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Россия көне белән котлады

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Россия көне уңаеннан район халкына мөрәҗәгать итеп, бердәмлекнең, ватанпәрвәрлекнең һәм туган җиргә хезмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады.

“Хөрмәтле Арча районы халкы!

12 июньдә без илебезнең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе — Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм меңьеллык тарихы, гаять бай мәдәни мирасы һәм бөек җиңүләре булган Ватаныбыз белән уртак горурлану символы булып тора.

Быел бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында аеруча зур әһәмияткә ия. Безнең көчебез һәрвакыт халыклар арасындагы татулыкта һәм дуслыкта булды, ә Татарстан шундый бердәмлекнең ачык мисалы булып тора.

Бүген күпмилләтле халкыбызның көче һәм бердәмлеге яңадан сынала. Махсус хәрби операциядә катнашучы төрле милләт һәм дин вәкилләре булган якташларыбыз Ватаныбызның суверенитетын саклап, алгы сызыкта батырларча көрәшә. Ә Арча районы халкы, предприятиеләребез һәм волонтерларыбыз берләшеп, Ватан сакчыларына ярдәм күрсәтә. Бу бердәмлек безнең көчле һәм җиңелмәс булуыбызны тагын бер кат раслый.

Татарстан Республикасы һәрвакыт Россиянең ышанычлы терәге булды һәм шулай булып кала да. Уртак хезмәтебез, туган җиребезгә мәхәббәтебез һәм гореф-гадәтләребезгә тугрылыгыбыз ярдәмендә без һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм киләчәккә ышаныч телим!

Бәйрәм белән, Россия көне белән!

Арча муниципаль районы башлыгы

Алмаз Хисаметдинов”, – диелә котлауда.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев