erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үрнәктә референдумга гаиләләре белән киләләр

Арча районының 986 нчы сайлау участогына үзара салым акчасын җыю буенча тавыш бирергә күпләр гаиләләре белән килде: Садыйковлар, Фәйзрахмановлар, Нигъмәтҗановлар....

Яшь буын вәкилләре дә халык бердәм булганда гына күләмле эшләр башкарып булганлыгын аңлап, әти-әниләре үрнәгендә референдумга битараф калмый.

Озак еллар мәктәптә укыткан Алия Шәрип кызы Степанова , инде тиздән 80 яшен тутырырга җыенса да, килә алмыйм дигән сәбәп белән битараф калмыйча, җәяүләп участокка тавыш бирергә килгән. 

- Мин һәр сайлауга килеп тавышымны биреп китәм, - ди ул. - Үзара саылм акчасына башкарылган эшләр күз алдында. Зират төзелеше, урам юллары өчен җитәкчелеккә бик рәхмәтле без. Елга бер генә бирелә торган 300 сум күп түгел, 500 сум җыйганда да үзебезнең уңай тормыш шартлары өчен дип бирдек. Халыкка уҗайлы ббулган мондый программалар күбрәк булсын иде..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Референдум булса да, халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул итә авыл җирлеге. Мәсәлән, бер ханым: "Түбән Пошалым авылындагы чишмәләрне дә яңартып рәткә китерсеннәр иде. Һәр йортка су кертелгән, ә чишмәләр ташландык хәлдә. Челтерәп агып утырган чишмәләр юкка чыкмасын иде",  - дип яза бер укучыбыз. Әлеге тәкъдим-сорауга Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов болай дип җавап бирде. "Быелгы эш планы эшләнде инде. шунлыктан. быелга кертеп булмый. Ә алдагы елларда планга кертербез", - диде ул. 

Көндезге 12 гә участокта 37 процент халык үз тавышын биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X