Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр
Сәбәбе нәрсәдә?
Россиядә 2021 елның 1 һәм 2 гыйнварында алкоголь сатуны тыярга мөмкиннәр. Бу турыда хат Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка җибәрелгән. Бу хакта инициатива авторы — «Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаевка сылтама белән RT хәбәр итә.
Тәкъдимнең максаты — яңа ел бәйрәмнәрендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнешне киметү. Нәкъ менә 1 һәм 2 гыйнварда илдә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта.
«Хамзаев белдергәнчә, төбәкләрнең сәламәтлек саклау системалары коронавирус пандемиясе аркасында югары йөкләнештә эшли», — диелә хәбәрдә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-11-2020/rossiyad-1-m-2-gyynvarda-alkogol-satuny-tyyarga-t-k-dim-ittel-r-5788058
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Шэп бит инде тыелып торылар
0
0