Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Россиядә сентябрь аенда ноутбуклар һәм компьютерлар кыйммәтләнәчәк

    Киләсе айда Россиядә компьютер техникасына бәяләр 10-20 процентка артачак. Бу хакта дистрибуторлар һәм аналитикларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

    Техника бәясен арттыру сәбәпләре – ихтыяҗ арту (+70 процент) һәм рубль курсы кимү.

    Хәзерге вакытта аерым модельләргә һәм комплектлау чараларына ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә.

    Реклама

    Белгечләр ноутбукларга бәяләр 10 процентка, ә шәхси компьютерлар өчен комплектлау җиһазларына бәяләр 20 процентка артырга мөмкин, дип билгеләп үтә.

    Моннан тыш, кыйммәтләнү бөтен электрон техникага, хәтта Россиядә җитештерелә торган әйберләргә дә кагылачак, чөнки чит илдән сатып алынган комплектлау әйберләренең бәясе артты. 
    http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/rossiyad-sentyabr-aenda-noutbuklar-m-kompyuterlar-kyymmtlnchk

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: