http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Россиядә укытучылар хезмәте өчен түләү структурасы үзгәрәчәк

Илдә Хезмәт кодексына төзәтмәләр әзерлиләр, дип сөйләде РФ мәгърифәт министры.

Укытучыларга хезмәт хакы түләү Хезмәт кодексына эшләнә торган төзәтмәләр ярдәмендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк, дип сөйләде РФ мәгърифәт министры Ольга Васильева. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Без хәзер укытучылар хезмәте өчен түләү фондының 70 проценты бер ставка өчен, ягъни атнага 18 дәрес өчен гарантияле рәвештә түләнү өчен көрәшәбез. Бары тик 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш», — диде министр.

Аның сүзләренчә, хәзер төбәкләр окладларның, өстәмәләрнең һәм стимуллаштыручы түләүләрне үзләре хәл итә. Хезмәт кодексына төзәтмәләр хезмәт өчен түләү структурасын формалаштыру өчен бердәм модель кертергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Реклама
2VtzqxaTAbC

«Россиядә мәгариф турында» законына төзәтмәләр өстендә дә эш алып барыла. Закон тарафыннан «Укытучы өчен дүрт документ» кагыйдәсе беркетеләчәк: предмет буенча эш программасы, календарь-тематик план, электрон журнал һәм көндәлек. «Теләсә нинди башка кәгазьләр — өмәләр, прививкалар, парталар һәм башкалар турында укытучы кайгырырга тиеш түгел», — диде Ольга Васильева.

Гыйнварда эшләнеп бетәргә тиешле яңа Федераль дәүләт белем бирү стандарты укытучыларның тормышын җиңеләйтәчәк. Хисап күрсәткечләре буенча йөкләнеш 30 проценттан артыкка кимиячәк, дип вәгъдә итте министр.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев