Реклама
Бүгенге яшь буын арасында үзләрен күрсәтә белүче, креатив һәм уникаль егет-кызлар артканнан-арта бара. Андыйлар кул кушырып утырырга яратмый, гел эзләнүдә һәм һәрвакыт яңалыкка омтыла.
Арча егете Линар Мөхәммәтвәлиев әнә шундыйлардан.
2011-2018 еллар аралыгында райондашыбыз Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә архитектура-төзелеш университетларында укып, бакалавр һәм магистр дәрәҗәсен ала. Бүгенге көндә шәһәр мохитен архитектур проектлау, төзекләндерү һәм дизайн өлкәсендәге эшчәнлеген алып бара.
2018 елдан уздырылып килүче “Архитекторы.рф” офлайн-программасының быелгысында Линар Мөхәммәтвәлиев финалга узып, дүртенче агымның 100 финалисты исемлегенә кергән.
“Архитекторы.рф” – ул архитектура, шәһәр төзелеше, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Россия белгечләренең потенциалын ачуга юнәлдерелгән һөнәри үсешнең лидерлык программасы. Программа кысаларында ел саен меңләгән катнашучы үз көчен сыный. Программаның максаты – Россия шәһәрләрендә уңайлы шәһәр мохите формалаштыру өчен квалификацияле белгечләр булдыру.
Оештыручылар әйтүенчә, катнашу-чыларның географиясе елдан-ел киңәя. Мәсәлән, соңгы агымның финалына узган 100 катнашучы арасында Россиянең 55 төбәгендәге 70 шәһәреннән белгечләр бар. Шуларның 4се – Татарстаннан. Казан шәһәре вәкилләреннән тыш Арча районын тәкъдим итүче Линар Мөхәммәтвәлиев тә алар арасында.
Бүген ул Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә һөнәри яктан үсә, ләкин Арчаны да онытмый. Арчаның 3нче мәктәбен һәм балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеген тәмамлый ул.
Ирешкән уңышлары һәм җиңүләрен ул районыбыз үсеше өчен зур эшләр башкаручы Валентина Гаранина исеме белән дә бәйли.
Үсеп килүче буынга, үз көчләренә ышанып, башлаган эшләрен ахыргача җиткерүләрен тели. “Барлык уй-хыялларны да тормышка ашырырга мөмкин. Моңа бары ышанырга һәм һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк”, – ди яшь архитектор.
Районыбыз горурлыгы булучы Линар Мөхәммәтвәлиев бүгенге көндә “Архитекторы.рф” программасын тиешле дәрәҗәдә тормышка ашыру уйлары белән янып яши. Киләчәккә планнары – шәһәр мохитен яхшыртуга һәм кече ватаныбызның мәнфәгатьләрен тәкъдим итүгә юнәлдерелгән проект эшләү.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз