Рузия Нурмөхәммәтова: «Социаль фондның иң соралган хезмәтләренең берсе – пенсия билгеләү һәм түләү»
Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Арча районы клиентлар белән эшләү бүлегенең хисап җыелышы булды
Казаннан Россия Федерациясе фондының Татарстан Республикасы буенча Социаль идарәсе управляющие урынбасары Елена Полякова кайтты. Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буена урынбасары Эльвира Вафина катнашты.
Бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова хисап тотты. “Без Россия Социаль фонды яңа оешмасының бер өлеше булып торабыз, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Бу яңа оешма пенсия һәм социаль иминиятләү хезмәтләрен үзенә берләштерә. Бүген безнең фонд хезмәтләрен өйдән чыкмыйча да интернет аша алып була. Безнең клиентлар бүлегендә график буенча дежур торалар. Алар кирәкле гаризаларны онлайн тутырырга ярдәм итәләр, һәм шулай ук Социаль фондның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтәләр. Социаль фондның иң соралган хезмәтләренең берсе – пенсия билгеләү һәм түләү. Узган 2024 елда районда 812 кешегә пенсия билгеләнде. Район буенча иминиятләү пенсиясенең уртача күләме – 20216 сум”.
Яшь буенча пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 2025 елның 1 гыйнварыннан 9,5 процентка артуы турында яздык инде. Быелдан эшләүче пенсионерларга да артты ул. Ә узган ел пенсия 7,5 процентка индексацияләнде.
Фондның күрсәткән хезмәт-ләре күп. Без алар турында язып торабыз. Кабатлап тормыйбыз. Арчаның күп функцияле үзәгенә дә пенсия һәм социаль хезмәтләр буенча мөрәҗәгать итәләр. Узган ел 1714 мөрәҗәгатьнең 1452се (82,2 процент) МФЦ аша кабул ителгән.
Тернәкләнү өчен кирәкле техник чаралар яки протез-ортопедик әйберләрне тиз арада алу өчен электрон сертификат булдырылган. Тернәкләнү җиһазларын алу өчен Россия Федерациясенең теләсә кайсы банкның “Мир” картасы булу төп шарт булып тора. Сертификатны клиент бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итеп яки дәүләт хезмәте порталы аша алып була. Узган 2024 елда тернәкләнү өчен техник чараларны алырга язылган 662 гаризаның 62 проценты яки 406сы электрон сертификатка рәсмиләштерелгән.
Фонд ташламалы категориядәгеләрне һәм производствода бәхетсезлек очракларында зыян күргән һәм һөнәр белән бәйле авырулы кешеләрне санаторий-курорт белән тәэмин итү эшен дәвам итә. Узган ел районның 180 кешесе санаторий-курортта дәвалану өчен юллама белән тәэмин ителә.
Бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова фонд каршында оешкан пенсионерлар берлеге белән күп еллардан бирле актив эш алып барулары турында сөйләде.
Пенсионерлар берлеге җитәкчесе – Руфия Баһаветдинова. 2022 елның ноябрендә бүлектә өлкән буынның “Чал чәчле яшьлек” дигән аралашу үзәге оеша. Максаты изге – пенсионерларны актив тормышка тарту, алар белән төрле чаралар оештыру һ.б. Әлеге проект кысаларында йөзләп чара оештырылган. “Пенсионерлар берлеге җитәкчесе Руфия Баһаветдиновага һәм актив пенсионерларга рәхмәт, – диде Рузия Илсуровна. – Алар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыя, челтәр үрә һәм башка хезмәтләрне башкара”.
Рузия Илсуровна үз коллективына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Казаннан кайткан Россия Федерациясе фондының Татарстан Республикасы буенча Социаль идарәсе управляющие урынбасары Елена Полякова фондның күрсәткән күптөрле хезмәтләре, яңалыклар турында сөйләде. “Эшегез җиңел түгел, кешеләр белән эшлисез, җирдән аерылмаска! – дип тәмамлады чыгышын Елена Полякова. – Белеп, дөрес итеп игелекле хезмәт күрсәтергә язсын!”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев