erid:2VtzquqpS7d
Сәламәтлек көне уңаеннан Җиңү паркында спорт чарасы үтте
Арча яңалыклары

Сәламәтлек көне уңаеннан Җиңү паркында спорт чарасы үтте

Сәламәтлек һәм бердәмлек көне булды.

Бүген Җиңү паркында Бөтенроссия «Тормышка 10000 адым» акциясе узды. Әлеге чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланды.Акциядә Арча халкы, төрле оешма вәкилләре, спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм үз теләге белән килгәннәр катнашты.

Чараны Арча районындагы Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Руфия  Баһаветдинова  ачты.

«Сәламәтлек» викторинасы, скандинавия йөреше буенча осталык классы үтте.

Чыганак һәм фото: Арча спорт мәктәбе


Арча хәбәрләре

Нет комментариев