Шартлар яхшыра, кешеләр кими...
Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендәге хисап җыелышларында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Әлеге җирлекләргә кергән авылларда яшәүчеләр кыенлыклар кичергән чорда да тотрыклы эшләүче “Ватан“ һәм “Северный“ хуҗалыклары булуы белән бәхетле. Алар халыкны эш белән тәэмин итә, теләгән кадәр терлек асрарлык азыгын бирә, җирлектә булган проблемаларны хәл итәргә булыша.
– 2024 елда шәхси хуҗалык-лардан 32294 центнер сөт җыелды, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов. – Бу 100 млн 111 мең сумлык. Уртача сатып алу бәясе – 31 сум. Бер хуҗалыкка бүлсәк, елга 179 мең сумнан артык акча кергән дигән сүз. Бер сыерга 156 мең сум туры килә. Хәзерге вакытта сөтнең бәясе – 40 сум.
Шәхси хуҗалыкларда 117 саву аппараты бар, шуның 95е программа буенча ташламалы бәяләрдә бирелгән. Узган ел сыерлар, кәҗәләр, атлар, йорт кошлары өчен 3 млн сумнан артык субсидия бирелгән.
Төрле программалар, ига-нәчеләр ярдәмендә авылларда юллар, күперләр, чишмәләр, мәчетләр төзекләндерелгән, башка бик күп эшләр башкарылган.
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, “Ватан“ ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов 2024 елда акча кереме 251 млн сум булуын әйтеп үтте. Бер караганда шактый сумма кебек, шул ук вакытта ашлама өчен генә дә 20 млн сум түләргә кирәк. Бу үзе бер айлык сөт бәясе, дигән сүз. Бөтен ягулыкка 25 млн сум тотыла. Запас частьлар, хезмәт хакы, салымнарны, башка чыгымнарны кушарга кирәк.
– Җитәкченең бәхете – хезмәт хакы бирү, – диде М.Әхмәтов. Яхшырак эшләсәгез сезгә дә, безгә дә күңелле булачак, дип әйтүе.
“Северный“ ширкәте зур үзгәрешләр кичерә. Җитәкчесе Ирек Сәләхов республикада иң зурлардан булачак мегаферманың беренче чиратын июнь аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла, диде. Нәселле 385 тана сатудан 67 млн сум акча кергән. Азык үзәге эшли башлады, тәүлеккә 150 тонна азык әзерли ала. Хәзер яңа ачылачак терлекчелек комплексы өчен эшчеләр туплау, өйрәтү бара. Соңгы 5 елда 480 млн сумлык техника яңартылган. Уртача хезмәт хакы – 45 мең сумнан артык.
Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов башкарылган эшләргә җентекләп анализ ясады. Уңай яклар күп. Әмма борчылырлык урыннар да бар. Соңгы ун елда 7 авылда халык саны 2415тән 1910га калган. Узган ел 7 бала туган, 27 кеше үлгән. Апаз авыл җирлегендә дә бушап калган йортлар 100гә якынлашкан...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев