Техникаларны тикшереп, карап торырга кирәк.
График нигезендә Шушмабаш авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарына һәм прицепларына техник карау үткәрелде.
ТРның Дәүләт технадзоры бүлегенең Арча һәм Әтнә районнары буенча баш дәүләт техник карау инженеры Габделхак Касыймов хәбәр итә: "Техникаларны карау вакытында барысы 67 техника тикшерелде. 2сенең техник таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды, актлар төзелде. Калганнары якын көннәрдә техник карау узганлык турында тагыклык алачак".
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев