Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Шашка, шахмат ярышларына чакыралар. Килми калмагыз!

    Ярышлар кайда һәм ничек булачак?

    30 апрель. Ашытбаш урта мәктәбендә укучылар арасында республика күләмендә шашка ярышлары булачак. Башлана 9 сәгатьтә.

    6 май. Арчаның 3нче мәктәбендә зурлар арасында шашка—шахмат ярышлары була. Уенчылар җыелма команда составында гына чакырылачак. Республика зона турниры иртәнге сәгать 10да башлана.

    Реклама

    8 май. Татарстан Республикасының элеккеге чемпионы спорт остасы Алексей Шибаев шахмат уены буенча 50 тактада берьюлы уйнау сеансы бирә. Көндәшләре – Арчаның шахмат—шашка тренерлары һәм мәктәп укучылары. Арча Укучылар сараенда сәгать 10да башлана.

    Һәр турнирның теркәлү вакыты 1 сәгать. Сораулар булса, телефон: 89050388188. Сөләйман Галиуллин.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: