Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча районында коронавирус белән авыручылар юк

    23 августка Татарстанда 29 яңа коронавирус очрагы ачыкланган.

    Татарстанда COVID-19ның 29 яңа очрагы теркәлгән. Аныз 3се - алып кайтылган, 26сы - контактлы. 10 кеше хастанханәдә, 19 кеше өйдә дәвалана. 

    Яшь категориясе буенча иң күп авыручылар 30дан 50 яшькә кадәр - 16 кеше.

    Казан шәһәрендә 18, Яр Чаллыда - 4, Әгерҗедә, Әлмәттә, Буа, Алабугада, Кама Тамагында, Түбән Камада, Норлатта - 1әр очрак.

    Реклама

    Барлыгы 23 августка Татарстанда 6279 яңа коронавирус очрагы ачыкланган.

    5128 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 44 кеше, сәламәтләнгән. 

    Арча районында кичә дә авыручылар булмады, дип язган идек. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: