erid:2VtzquqpS7d
Шушмабаш мәктәбе әти-әниләр берлеге инициативалары бәйгесендә җиңү яулады
Арча яңалыклары

Шушмабаш мәктәбе әти-әниләр берлеге инициативалары бәйгесендә җиңү яулады

Проектны гамәләгә ашыру өчен коллективка 500 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

“Белем” Россия җәмгыяте әти-әниләр бергәлеге инициативалары бәйгесенең икенче сезоны тәмамланды. Җиңүчеләр арасында Арча районының Шушмабаш мәктәбе дә бар.

Аларга проектны гамәлгә ашыруга 500 000 сум күләмендә акчалата премия бүлеп биреә.

Проект әти-әниләр һәм балалар арасындагы ышанычлы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, туган якның мәдәни мирасын, экологиясен өйрәнүгә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләүгә, балаларны виртуаль киңлектән читкә юнәлтүгә юнәлдерелгән.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев