erid:2VtzquqpS7d
Шушмабаш мәктәбе директоры итеп Гөлназ Фәйзрахманова билгеләнде
Арча яңалыклары

Шушмабаш мәктәбе директоры итеп Гөлназ Фәйзрахманова билгеләнде

Моңа кадәр ул 30 елдан артык рус теле һәм әдәбияты укыткан

Шушмабаш мәктәбе директоры итеп рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзрахманова билгеләнде. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов үзенең каналында хәбәр итә.

“Шушмабаш мәктәбенә директор итеп Фәйзрахманова Гөлназ Ильяс кызы билгеләнде”, – дип язган ул.

Гөлназ Ильясовна Шушмабаш мәктәбендә 30 елдан артык рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, һөнәри осталык конкурсларында, грант конкурсларында җиңүләр яулаган педагог.

Шушмабаш мәктәбендә 2009 елдан бирле директор булып эшләгән Рәзилә Шәймәрданова район башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде.


Нет комментариев