erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иң матур сыерчык оялары ясаучылар кемнәр?

"Иң матур сыерчык оялары" бәйгесе тәмамланды

Язның матур мизгелләренең берсе - җылы якларга киткән кошларның туган якларына кире кайтуы. Аларны каршы алу, кайтышларына уңайлы оялар ясау - күпләрнең яратып башкарган эше. Әнә шул уңайдан сайтыбызда "Иң матур сыерчык оялары" бәйгесе узды. Барысы 38 катнашучы 10 көн дәвамында үзара көч сынашты. Берсеннән-берсе матур фотолар һәм аларның берсеннән-берсе уңган хуҗалары һәркайсы җиңүгә лаек иде. Фотолардагы сыерчык ояларының кайсылары алдынгы урынга чыгуын сезнең тавышлар билгеләде.

Шулай итеп, иң матур сыерчык оясы ясаучылар дип түбәндәгеләр танылды.

1 урын - Арчадан Булат Усманов (4406 тавыш)

2 урын - Курса Почмактан Сагир Фәсхиев (3845 тавыш)

3 урын - Толангырдан Булат Гайфуллина (3739 тавыш)

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйге шартлары буенча 3 урын гына билгеләнергә тиеш иде. Тик тавыш бирүнең ничек кызу һәм азарт белән баруын һәрдаим күзәтеп тордык. Аеруча дүрт катнашучы берсен-берсе узып алдынгы урыннар өчен көрәште. Нибары 98 тавыш белән генә калышучы Югары Мәтәскә авылыннан Ислам Йосыповны да 3641 тавышы белән 4нче урын биреп, җиңүчеләр исәбенә кертергә булдык. (Тавышларны биредән карый аласыз.)

Бәйгенең иганәчесе - ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк төбәк идарәсе. Җиңүчеләрне бүләкләү әлеге оешма бинасында 13 апрель көнне уздырылачак. 

Һәр катнашучыга һәм һәр тавыш бирүчегә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз. Алда әле тагын бәйгеләр булачак, бу бәйгедә җиңмәүчеләр икенче юнәлеш тә дә үзләрен сынап карый алачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре җиңүчеләр сыерчык

2
X