Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тарих кешеләре белән матур

    Миңа әти кебек якын кеше ул Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы. Тормыш иптәше – минем әти Гаязетдиннең апасы Мәсрүрә апа. Мин аларда үстем. Алар мине бик яраттылар. Мин дә аларны үз әти-әниемдәй яраттым. Бик еш сагынып искә алам үзләрен. Әлеге язмамны да шулар рухына багышлыйм.

     

    Фәтхрахман абый 1922 елның 20 июнендә Балтач районы Чутай авылында туган. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Диплом алгач, туган авылындагы “Кызыл юл” колхозына хисапчы итеп билгелиләр.

    1942 елда сугышка алына. Волхов фронтында авыр, озакка сузылган сугышларда катнаша. Авыр яралангач, 1944 елда туган авылына кайта. Районда җаваплы урыннарда эшли. Агроном, колхоз рәисе, Чепьяда сельпо рәисе, МТСта КПСС райкомы инструкторы, Балтачта авыл хуҗалыгы азык-төлеген әзерләү инспекциясендә икътисадчы.

    1959 елда Чепьяда “Кызыл октябрь” артеле оеша. Промкомбинатта җитәкче булып эшли. 1962 елдан Фәтхрахман абыйның хезмәт юлы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү белән бәйле. Ул аерым тармак булып оешып килгән чорда Фәтхрахман абыйны Балтач районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгелиләр. Районнар берләшү сәбәпле аңа 1963 елның февралендә Арча районы күләмендә шушы хезмәткә алынырга туры килә. Һәм ул лаеклы ялга киткәнче шушы вазыйфаны башкара. 1982 елга кадәр.

    Фәтхрахман абый эшләгән чорда күп кенә төзелешләр алып барыла. “Модалар ательесы” бинасы төзелә. Анда өс киемнәре (җәйге һәм кышкы, көзге һәм язгы) тегелә, рәтләнә. Көнкүреш салоны (хәзер шәһәр Советы), “Трикотаж”, тире эшкәртү һәм иләү, буяу цехлары төзелә. Колллектив хезмәткәрләренә йорт салуда булышу, 2 фатирлы йортлар төзү – болар бар да халык өчен эшләнгән игелекләр.

    Матур өс киемнәре, күннән аяк киемнәре тегү, сәгать төзәтү, чәч кисү, прическа ясау, яңа гаилә коручыларга, йорт төзүчеләргә юрган һәм матраслар эшләү, эш бияләйләрен тегү – болар бар да халык өчен башкарылган эшләр. Шушмабаш, Яңа Кенәр, Казанбаш, Мөндеш, Иске Кырлай, Наласа, Яңасала, Кишет һәм башка авылларда (барысы 17 авыл) кабул итү пунктлары ачып җибәрәләр. Күпме хезмәт алдынгылары, Ленин орденына лаек булганнар үсеп чыга! Бу җитәкченең таләпчәнлегеннән, эшне оештыра белүдән дә тора. Эшләү генә түгел, хезмәткәрләр санаторийларга, ял йортларына баралар.

    Фәтхрахман абый үзенең киң күңелле, таләпчән, зыялы шәхес булуы белән дә Балтач, Арча төбәге халкының эчкерсез тирән ихтирамын яулады. Ул елларда Арча райкомы секретаре Харис Зәйнуллин, район башкарма комитеты рәисе Ислам Зәкиев, Арча бистәсе Советы рәисләре Үзбәк Сабиров, Инсан Вәлиев белән аңлашып, дус һәм тату эшләделәр. Фәтхрахман абый ул елларны бик еш сагынып искә ала иде. Ул күп еллар Балтач, Арча районнары Советлары депутаты, КПССның Арча район комитеты әгъзасы итеп сайланды.

    Фәтхрахман абыйның игелекле хезмәте югары бәяләнде. Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булды. “РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре ”дигән мактаулы исем бирелде.

    Билгеле, Фәтхрахман абыйның шундый тырыш, игелекле хезмәтендә аның тормыш иптәше Мәсрүрә апаның да өлеше зур. Алар 1946 елның август аенда кавышалар. Ул районның алдынгы бригадиры була. Тигез матур яшиләр. Тик балалары булмый. Тулы гаилә булсын дип, күп балалы туганының кызын (бу мин булам инде) тәрбиягә алалар. Рәхмәт, Фәтхрахман абый белән Мәсрүрә апага, алар миңа, үз кызларыдай күреп, яхшы тәрбия бирделәр. Югары белем алдым, укытучы булдым. Кияүгә чыгып, кыз бала алып кайттык. Алар оныкны бик яраттылар. 1996 елда август аенда зурлап алтын туйларын үткәрдек.

    Районның менә нинди кешеләре бар иде! Тарих тудырган шәхесләр... Урыннары җәннәттә булсын. Язмамны күкрәгендә Ленин орденын йөрткән тегүче булып эшләгән 97 яшьлек Мәрьям апа сүзләре белән язмамны тәмамлыйм. “Һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы, эшне оста оештыручы, булдыклы җитәкче иде”, – дип искә ала ул Фәтхрахман абый турында.

    Әминә Гаффарова.

    Реклама

    Арча                                                                

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: