erid:2VtzquqpS7d
Татарстан сәламәтлек саклау министры самолетта аңын югалткан хатын-кызны коткарган
Арча яңалыклары

Татарстан сәламәтлек саклау министры самолетта аңын югалткан хатын-кызны коткарган

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Дубайдан Казанга очкан самолет бортында аңын югалткан ханымга ярдәм итә. Бу хакта «Татар-информ»га мәгълүматны ведомствоның матбугат хезмәтендә расладылар.

Бер пассажирның хәле начарлангач, бортпроводник салонда табиб бармы-юкмы, дип ярдәм сораган.

Хәбәрне ишетеп, Марат Садыйков ярдәм итәргә алынган. Ул, кислород баллонын кулланып, хатын-кызны аңына китергән.

Алга таба хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булмаган, самолет төшкәч, ул үзе китә алган.

http://tatar-inform.tatar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев