Реклама
Татарстанда карлы һава торышы алдагы көннәрдә дә сакланачак.
Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 15 гыйнварда бераз кар, җиңелчә буран көтелсә, 16сына каршы төндә аерым районнарда көчле буран чыгу ихтимал. Буран вакытында җилнең тизлеге секундына 16-18 метрга җитә. Һава температурасы кабат югары күтәрелә – 15 гыйнварда көндез – 0..-5, 16сы – 0..+4 градус булачак.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kchle-buran-ktel
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз