erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда ашыгыч эвакуация турында ялган хәбәрләр таралган

Рәсми мәгьлуматка гына ышанырга


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бүген рсепубликаның кайбер массакүләм мәгълүмат чараларына кайбер районнар халкын ашыгыч эвакуацияләү турында хәбәр килеп ирешкән.

Шул ук вакытта суның биеклеге куркыныч дәрәҗәгә кадәр күтәрелмәгән, ә эвакуация турында боерыклар юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ассызыклауларынча,  Татарстанлыларга рәсми мәгълүматка гына ышанырга һәм расланмаган хәбәрләрне таратмаска киңәш итәләр, хәтта алар ышандырырлык итеп күренсәләр дә.

Чыганак: "Шәһри Казан"

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев