Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр

    Соңгы берничә атна эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел.

    (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән, 24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

    Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.

    Реклама

    Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан коронавирус белән тотрыклы хәл булган төбәкләр арасында.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-08-2020/tatarstanda-lk-nn-r-chen-z-ze-ne-izolyatsiyal-rezhimyn-beterdel-r-5765537

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: